Казан шәһәре Киров районының граңданлык хәле актларын теркәү идарәсенең алтын юбилярларны Марсель Гыйлми улы һәм Флюра Фәтхи кызы Назмеевларны тантаналау үтте

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

Нәкъ ярты гасыр элек  13 декабрьнең 1964 елда кышкы кояшлы конне яшь һәм бәхетле Назмеевлар Марсель Гыйлми улы һәм Флюра Фәтхи кызы гомерлеккә тормышларын бәйләр очен  ГХАТ булегенең бусагасын атлап кергәннәр. 13 сан алар очен үзенчәлекле бәхетле тылсым булып калды.

Марсель 51 ел вертолет заводында эшләгән.

Флюра күнгалантерей фабрикасыннан эшен башлаган, шуннан сон балалар бакчасында эшли һәм үз эшчәнлеген В.И. Ленин заводында тәмамлый.

Безнең юбилярлар кайда гына эшләмәсеннәр, алар тапшырылган эшне югары җаваплылык белән башкарганнар.

Марсель Гыйлми улы һәм Флюра Фәтхи кызы атказанган хезмәт эшчеләре, шулай ук алар күпьеллык һәм намуслы эшчәнлекләре өчен медаль белән бүләкләнәләр.

Назмеевлар гаиләсе оч бала үстәрә. Ул Марат, Лилия, Алсу. Марсель Гыйлми улы һәм Флюра Фәтхи кызы үзләренең балаларына белем биргәннәр. Белемле булу нәтиҗәсендә алар эшләрендә зур уңышларга ирешкәннәр.

Чыннан да, Марсель Гыйлми улы һәм Флюра Фәтхи кызы, үзләренең балалары белән горурлана алалар.

Хәзер алар оч онык үстерәләр. Ул Диана, Альберт һәм Әмир.

Юбилярлар исеменә шәһәр мэры Илсур әфәнде Метшиннан акчалата бүләк белән котлау хаты килде.

Бу тантанага иң якын, иң кадерле, иң газиз кешеләре килде. Алар тарафыннан җылы сүзләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International