Буа муниципаль районының Аксу авыл җирлеге җитәкчесе Ш.Г. Гатауллин һәм авыл җирлеге сәркәтибе Г.Р. Хамидуллина “Алтын” туйларын билгеләп үтүче Сабирҗановлар гаиләсен котладылар һәм “Рәхмәт хаты”, бүләкләр тапшырдылар. Шәрибҗан абый белән Оркыйя апа авылның күркәм кешеләре, ә гаиләләре авылдашлары өчен генә түгел, ә барлык район кешеләре өчен дә үрнәк булып тора. Юбилярлар итәгәтле, тәрбияле дүрт бала үстергәннәр, ә бүген исә онык һәм оныкчыкларына үз киңәшләрен бирәләр. Яшь буынга мондый авыл гаиләсе зур үрнәк булып тора.Түземлелек, хөрмәт, ярату һәм тугрылык үрнәге!