Кукмара ш.т.п. 400 бала теркәлгән

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

2014 елның 16 декабрендә Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә үтеп баручы елның 400 нче сабыен – Гомәров Мөслим Тәнзил улын  теркәделәр. Мөслим Тәнзил Гаптевахит улы һәм Эльвира Гыйниятулла кызы Гомәровлар гаиләсендә бик көтеп алынган икенче бала булып туды.

     Мөслим исеменең мәгънәсенә килгәндә, ул “ислам динен кабул итүче”дигәнне аңлата. Мөслим – бик хәрәкәтчән, ягымлы, тапкыр, сүз тыңлаучан малай. Әлеге исемне йортүчеләр тормышта бик актив, нәрсәгә ирешергә теләгәннәрен төгәл беләләр, максатчан. Күпчелек очракта дуслары арасында бик популяр һәм үзләре дә ышанычлы дуслар.

     Сабыйга, аның әти-әниләренә якты киләчәк, сәламәтлек һәм озын гомер телик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International