ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2014 ел
якшәмбе

12 декабрьдә  Балык Бистәсендә “Татар Кызы – 2014” бәйгесе үтте. Бәйгенең максатлары яшләрдә әхләк, сәңгать хисләрен тәрбияләргә, заманча хатын-кыз образы өстендә әшләү. Бәйгедә алты авылдан  кызлар катнашты. Бәйге бик куңелле узды. Кызларга   тамашычылар кул  чапты. Ахырдан сылу кызларга бүләкләр бирелде.


13
декабрь, 2014 ел
шимбә
 12 декабрьдә – Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Баулы шәһәренең  яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы үткәрелде. Тантанада хөрмәтле кунаклар катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  депутаты А.Хабибуллин Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан  котлады һәм Баулы башкарма комитеты җитәкчесе С.Самонина белән яшьүсмерләргә паспортлар тапшырды.
Агымдагы елның 12 декабренда Түбән Кама ГХАТ идарәсенең баш белгече Галина Кузнецова «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә лекция белән чыгыш ясады. Бүгенге көндә әлеге үзәктә реабилитация узучы түбән камалыларга ул ГХАТ идарәсененең башкарган эше, электрон хезмәтләр, тормышка ашырыла торган проектлар турында тулы мәгълүмат бирде.

12
декабрь, 2014 ел
җомга
12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көнендә унике сәгатьтән егерме сәгатькә кадәр  Бөтенроссия гражданнар кабул итү көне уза.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: 420021, Казан шәһәре, Әхтәмов урамы, 14 нче йорт.

Конституция – Россия дәүләтенең демократик үсешенең ныклы нигезе. Төп документына таянып, илебез эзлекле һәм тотрыклы алга бара. Дөнья аренасында сәяси икътисади позицияләрне ныгыта. Россия куәтле, бердәм дәүләт буларак үзенең дөрес курс алуын раслый. Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 12 декабрдә язылышкан яшьләргә Россия Федерациясе Конституциясе брошюросы тапшырылды.

 

Кабул итү барлык белгечләр тарафыннан уздырылды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары төрле иде. Бу- гражданлык хәле актлар язуына төзәтү кертү буенча, кабат документлар алу, тууны теркәү һәм никахны рәсмиләштерү, өзүгә гариза бирү сораулары иде.

Виктор Михайлович һәм Галина Ильинична 50 ел элек Сарапул шәһәрендә танышып, Алабугага АлАЗ төзергә килгән булганнар. Нәкъ менә Алабуга кавыштырган аларны. Бүген гаиләдә 3 бала, 8 онык бар. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бу үрнәк гаиләне кайнар котладылар.

       Яр Чаллы шәһәренең тантаналар сараенда инде 4000 артык пар үз никах теркәделәр. Бүген 12 декабрь көнне хезмәттәшәбез яшь белгеч Кутусова Гөлназ үз гаиләсен  корды. ЗАГС идәрәсе җитәкчесе Равилә Гилметдин кызы Зарипова һәм барлык коллектив яшь гаиләне чын күңелдән котладылар. Аларга гаиләнең беренче фотосүрәтен һәм көнкүреш техникасын бүләк иттеләр. Яңа туган Хакимовлар  гаиләсенә бәхет һәм шатлык телибез!

Бүген 12 декабрьдә – Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Башкарма комитетының ЗАГСлар бүлегендә  Кукмара поселогының 7 яшь гражданына паспортлар тапшыру тантанасы үткәрелде. Тантананы ЗАГСлар бүлеге начальнигы З.Т.Латыйпова ачып җибәрде. Чарада Кукмара районы Башлыгы урынбасары Р.А.Каримуллина, ТР буенча ФМХИ Кукмара районындагы бүлеге хезмәткәре И.И.Вәлиева катнаштылар. Яшьләрне әлеге әһәмиятьле вакыйга белән котларга якыннары, туганнары да килгән иде.   

12 декабрь Россия Конституциясе көне Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне дип билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International