Агымдагы елның 12 декабренда Түбән Кама ГХАТ идарәсенең баш белгече Галина Кузнецова «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә лекция белән чыгыш ясады. Бүгенге көндә әлеге үзәктә реабилитация узучы түбән камалыларга ул ГХАТ идарәсененең башкарган эше, электрон хезмәтләр, тормышка ашырыла торган проектлар турында тулы мәгълүмат бирде. Өлкән яшьтәге әби-бабайларны иң кызыксындырганы “Яшь гаилә мәктәбе” проекты булды. Алар әлеге проекты тормышка ашыру район һәм шәһәребездә аерылышуларның саны кимүенә китерергә тиеш дигән фикер белдерделәр. Документларга теге яки бу үзгәрешләр, төзәтмәләр кертү кебек юнәлеш тә сорауларсыз калмады. Һәрбер очракны Галина Михайловна тәфсилләп аңлатып, сорау бирүчеләргә нинди эш-гамәлләр башкарылырга тиешлеген җиткерде. “Милосердие” үзәгенең җитәкчелеге исә, үз чиратында, мондый төр хезмәттәшлекне тагын да ныгытырга кирәк дигән фикер җиткерде.