Паспортлар тапшыру

2014 елның 12 декабре, җомга

Бүген 12 декабрьдә – Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Башкарма комитетының ЗАГСлар бүлегендә  Кукмара поселогының 7 яшь гражданына паспортлар тапшыру тантанасы үткәрелде. Тантананы ЗАГСлар бүлеге начальнигы З.Т.Латыйпова ачып җибәрде. Чарада Кукмара районы Башлыгы урынбасары Р.А.Каримуллина, ТР буенча ФМХИ Кукмара районындагы бүлеге хезмәткәре И.И.Вәлиева катнаштылар. Яшьләрне әлеге әһәмиятьле вакыйга белән котларга якыннары, туганнары да килгән иде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International