12 декабрьдә – Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Баулы шәһәренең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы үткәрелде. Тантанада хөрмәтле кунаклар катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты А.Хабибуллин Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлады һәм Баулы башкарма комитеты җитәкчесе С.Самонина белән яшьүсмерләргә паспортлар тапшырды. Хөрмәтле ветеран А.Галиакберов да бар кунакларга җылы котлаулар белән мөрәҗәгать итте.
Яшьләрне әлеге әһәмиятьле вакыйга белән котларга якыннары, туганнары да килгән иде.