Виктор Михайлович һәм Галина Ильинична 50 ел элек Сарапул шәһәрендә танышып, Алабугага АлАЗ төзергә килгән булганнар. Нәкъ менә Алабуга кавыштырган аларны. Бүген гаиләдә 3 бала, 8 онык бар. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бу үрнәк гаиләне кайнар котладылар.