12 декабрь Россия Конституциясе көне Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне дип билгеләнде.
Сарман районы ГХАТ бүлегенә бу көнне 11 кеше төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Аларның барча сораулары да уңай хәл ителде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре мөрәҗәгать итүчеләрне бәйрәм белән котлады, аларга Конституция нормалары белән яшәргә өйрәнеп, Ватаныбыз белән горурланып, җаваплылыкны тоеп яшәргә дигән теләктә калдылар.