Бу тантанада паспорт алырга вакыт җиткән яшь егетләр һәм кызлар катнаштылар. Киров ГХАТ бүлегенең җитәкчесе килгән яшьләргә Россия гражданы паспортын һәм Россия Федерациясенең топ законы - Конституөиясен тапшырды.
Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең җиденче еллык фестивале эчкерсез чыгышларга, декоратив-кулланма сәнгатьнең төрле жанрларында һәртөрле үзенчәлекле кызыклы эшләргә бай булды.
Халыкара инвалидлар көне физик мөмкинлекләре чикле кешеләр язмышына битараф булмаганнарны берләштерә. Сарман муниципаль районы авыл җирлекләрендә инвалидлар декадасына багышланган төрле чаралар уздырылды. Алар катнашында театрләштерелгән, күңел ачу чаралары түгәрәк чәй өстәле артында концерт номерлары һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирү белән үтте. Декада буена хәйрия акцияләре үткәрелде.
2014 елның 11 декабренда Яшел Үзән ГХАТ бүлегендә 1000 нче парның тантаналы никахлашулары үткәрелде. Бу бәхетлеләр Константин һәм Юлия Яшиннар пары булды. ГХАТ булеге белгечләре яшь парны иң бәхетле, иң истәлекле көннәре белән тәбрикләделәр.
Нәкъ ярты гасыр элек, елның ап-ак мизгеле – кыш көнендә, бәхетле яшьлекләрендә мәңгегә язмышларын бәйләргә, ныклы гаилә корырга теләп, язылышу йортына килгәннәр.
Бүген муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды.
Тантанага районның иң нәни гражданнары белән Шәмсетдиновлар, Свиридовлар,Гафиятуллиннар, Толчининнар, Хохловлар гаиләләре килгән иде.Бу эштә: эпидемиялогия бүлегенең баш табиб урынбасары Фәния Минибаева, туберкулез диспансерының баш табибы Булат Хамитов, нарколог Владимир Баганов һәм башкалар катнашты. Утырыш комиссиясе Лениногорск муниципаль районында ВИЧ-инфекциясенең таралу шартларын контрольдә тоту һәм халыкны информация белән тәэмин итү эшен ныгыту буенча нәтиҗә ясады.
2014 нче елның 10 декабрендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 6 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар. ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр, гаилә кору өчен закон таләпләре белән ГХАТ бүлеге башлыгы Ландыш Ананьева таныштырды. “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Юлия Комиссарова рольле уеннар аша гаиләдә конфликтларны булдырмау ысулларын күрсәтте. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.