Нәкъ ярты гасыр элек, елның ап-ак мизгеле – кыш көнендә, бәхетле яшьлекләрендә мәңгегә язмышларын бәйләргә, ныклы гаилә корырга теләп, язылышу йортына килгәннәр.
Ул вакытта алар бары тик, бәхетле, озын гомер турында хыялланганнар, әмма сикәлтәле тормыш юлын үтеп, шулай пар күгәрченнәрдәй, тик бераз олыгаеп, янәшә утырып, «алтын ту» көне белән котлаулар кабул итәрбез дип һич тә уйлагамаганнар.