2014 елның 11 декабренда Яшел Үзән ГХАТ бүлегендә 1000 нче парның тантаналы никахлашулары үткәрелде. Бу бәхетлеләр Константин һәм Юлия Яшиннар пары булды. ГХАТ булеге белгечләре яшь парны иң бәхетле, иң истәлекле көннәре белән тәбрикләделәр.
Аларның гаилә учаклары сүнмичә, сүрелмичә үзенең тугрылык һәм хөрмәт җылысы белән гел үзләрен җылытып торсын иде. Константин белән Юлия үзләренең мәхәббәтләрен, тормыш буенча барлык авырлыклар аша үткәреп, саклап калсыннар иде, бәхетле булсынныр иде дигән теләкләр әйтелде.
ГХАТ бүлеге белән әзерләнгән бу тантана яшь пар өчен матур сюрприз булды.