Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ачык ишекләр көне

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

    2014 нче елның 10 декабрендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 6 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар. ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр, гаилә кору өчен закон таләпләре белән  ГХАТ бүлеге башлыгы Ландыш Ананьева таныштырды. “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Юлия Комиссарова рольле уеннар аша гаиләдә конфликтларны булдырмау ысулларын күрсәтте. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International