Халыкара инвалидлар көне физик мөмкинлекләре чикле кешеләр язмышына битараф булмаганнарны берләштерә. Сарман муниципаль районы авыл җирлекләрендә инвалидлар декадасына багышланган төрле чаралар уздырылды. Алар катнашында театрләштерелгән, күңел ачу чаралары түгәрәк чәй өстәле артында концерт номерлары һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирү белән үтте. Декада буена хәйрия акцияләре үткәрелде.
Мондый декадалар үткәрү физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне район тормышына җәлеп итү, аларның инициативалыларына һәм ярдәмгә мохтаҗ булганнарына теләктәшлек итү. Алга табада безнең хөрмәтне һәм ярдәмне тоеп яшәргә язсын аларга.