Сертификатлар тапшыру

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген муниципаль  районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды.

Тантанага районның иң нәни гражданнары белән Шәмсетдиновлар, Свиридовлар,Гафиятуллиннар,  Толчининнар, Хохловлар гаиләләре килгән иде. Сертификат алучылар  Кама Тамагы штп, Иске Казиле, Тәмте Мордовский Каратай  авылларында яшиләр. Күптән түгел генә дөньяга килгән сабыйлар гаиләгә шатлык китереп кенә калмыйча, җәмгыятьнең яшь гражданнары да булды.

Катнашучылар алдында котлау сүзе белән район Башкарма комитеты рәисе урынбасары Илдан Шаймурзин чыкты.

Кама Тамагы һәмАпас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов анна капиталын файдалану мөмкинлекләре белән таныштырды.

Муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе  Елена Халикова бәхетле ата-аналарны котлап,  аларга сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәхет теләде. “Дәүләт кайгыртуы эзсез узмас, ул хатын-кызлар йөрәгендә яклау табар һәм районда демографик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирер,  дип ышанам”, – диде Елена Тудимир кызы.

“Без барлык гаиләләргә дә иминлек, тынычлык, уңайлыклар телибез, кайгы-борчулар артта калып, йортыгызга шатлык кына килсен”, – диде Илдан Галимҗан улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International