Түбән Кама шәһәренең яшь парлары “Гаилә бәхете муенсасына” мәхәббәт сәйләннәрен урнаштыра башлады

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә традицион рәвештә яңа ел  алдыннан үткәрелә торган  “ Гаилә бәхете мунсасы” акциясе старт алды. Никах теркәү  тантанасына килгән яшь парлар  үз куллары белән бизәгән сәйләннәрен әлеге муенсага кигезәләр. Сәйләнне исә аларга никах теркәүгә гариза язган вакытта ГХАТ идарәсе белгечләре тәкъдим итә. Әйтергә кирәк, бүгенге көнгә кадәр әлеге сәйләннәрне бизәүдән бер генә пар да баш тартмады.  Яшьләрнең әлеге эшләре – беренче уртак хезмәтләре булып тора. Аны бизәүгә алар бар тырышлыкларын, фантазияләрен җигәләр. 2014 нче елның иң соңгы пары әлеге Гаилә бәхете муенсасын яңа ел чыршысына урнаштырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International