Бөтенроссия гражданнар кабул итү көне

2014 елның 12 декабре, җомга

12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көнендә унике сәгатьтән егерме сәгатькә кадәр  Бөтенроссия гражданнар кабул итү көне уза.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә кабул итү 420021, Казан шәһәре, Әхтәмов урамы, 14 нче йорт
адресы буенча узачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенә түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

1. Татарстан Республикасы территориясендә гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча эшчәнлеге белән идарә итү.

2. Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә кагылышлы сораулар.

3. Гражданлык хәле актлары теркәве буенча кабат таныклыклар (белешмәләр) бирү.

4. Апостиль кую.

Кабул итүгә (843) 293-14-89 телефонына шалтыратып алдан язылырга мөмкин, шулай ук алдан язылмыйча да килергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International