Белгечебез Галина Михаил кызы тыңлаучыларны идарәнең хокукый эшчәнлеге белән таныштырды һәм социаль яктан мөһим булган бөтен проектларда катнашуы турында сөйләде. Ул да булса ике мөһим проект билгеләнеп үтелде: Гаилә тәрбиясе алифбасы һәм яшь гаилә мәктәбе. Бу проектлар яшь-үсмер балаларны һәм яшьләрне дөрес тәрбияләүгә ,гаилә кыйммәтлелеген төшендерүгә юнәлдерелгән.
ГХАТ белгечләре бугенге заманга туры килгән информацион технологияләрен кулланып эшлиләр һәм аның уңай яклары турында әйтеп үтелде.