Биектау районының Ямаширмә авылы мәдәният йортында кызыклы тамаша, котлау хатлары укып, алдан бирелгән сораулар буенча чакырылган үзешчәннәр чыгышы белән билгеләп үтелде

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Бу кичтә авыл мәдәният йортының тамаша залы шыгрым тулы иде. Әниләр, сабыйларын әтиләренә тапшырып, тамаша залына узып, концерт карарга ашыксалар, ә аларның буй җиткән балалары, оныклары чәчәк бәйләмнәре күтәреп, әниләрне  сәхнәдән зурлап котларга дип, сәхнәгә  ашыктылар.

    Бәйрәм азагына якынлашканда залның көчле алкышларына күмелеп, сәхнәгә  “Чияләр” ансамблендә катнашучылар күтәрелде. Бу музыкаль коллектив оешканга әле нибары өч кенә ел. Шушы кыска гына вакыт эчендә  ансамбль туган авылларында гына түгел,    районда да  тамашачыларның мәхәббәтен һәм хөрмәтен казанырга өлгерде. Алар районның фольклор ансамбльләр фестивалендә беренче урынны алдылар, Шәпшедә узган  республика буенча “Түгәрәк уен”  фольклор фестивалендә катнаштылар. Тамашачылар артистларны һәм бәйрәмне алып баручыларны аягурә басып алкышладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International