16 нчы декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда КФУ студентларының балы-битлекләр кичәсе уздырылды.
50 пар, 7 бию, иҗади коллектив төркемнәре бәйрәм кичәсенең кәефен күтәрделәр. Кавалерлар, гүзәл кызлар, кыш бабай, кар кызы катнашты кичәдә. Шулай ук студентлар традицион бал биюләрен: вальс, полька, твист, блюз-пинк, турнедос, пандеграс, хип-хоп биюләрен өйрәнделәр.