Бөгелмә муниципаль районында аз ишетүче балалар тәрбияләүче интернат-мәктәп укучылары белән очрашу

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә, Халыкара инвалидлар көненә багышлап,  аз ишетүче һәм ишетмәүче балалар тәрбияләнүче интернат-мәктәптән килгән югары сыйныф укучылары белән очрашу уздырылды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре укучыларны гражданлык хәле актларын теркәүче дәүләт хакимияте органнарының эшчәнлеге белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар бирделәр. Соңыннан, Никахлашу сараенда экскурсия ясап, укучыларга үзләренең эш бүлмәләрен, тантаналы төстә никахлар теркәлә торган залны күрсәттеләр.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында уздырылган чаралар саулыкка туймаган кешеләрнең проблемаларын яхшырак аңларга, аларның хокукларын якларга өйрәнергә мөмкинлек бирә, инвалидларга карата хәерхаклы булырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International