ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2016 ел
сишәмбе

Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Анна Осиповна Палагинага  104 яшь тулды.

Аны туган көне белән котларга Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, ветераннар советы һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре килде.

КСЦО "Ышаныч" психологы Миронова Элина Викторовна никахка керергә җыенучы яшь парлар белән мәхәббәт, гаилә хөрмәт турында әңгәмә үткәрде.

 

Сугыш вакытында, яшь булуына карамастан, ул бик күп эшли. Әнисе белән бергәләп траншея казый, басуда хезмәт итә, колхоз мал-туарын карый. Соңгы хезмәт елларын авыл мәктәбенә багышлый.


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

25 июльдә Апас районы Иске Йомралы авылында Хәлим Шәйхелислам улы һәм Миннекафия Шәрәфи кызы Әхмәдуллиннар үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. 55 елдан артык гомер итеп бер-берсенә хөрмәт, кадер һәм тугрылык саклап калганнар, үрнәк гаилә булып торалар. Алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер онык-оныкчыкларына куанып яшиләр.  Район башлыгы исеменнән юбилярларга шәл, түбәтәй һәм рәхмәт хаты тапшырылды.

      2016 елның 25 июлендә Мөслим муниципаль район Советының утырышлар залында атналык киңәшмә булып узды, авыл җирлекләре өчен ул видеоконференция режимында үтте.

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 542 сабый теркәлде: 289 малай һәм 253 кыз. Иң кечкенә бала 600, ә иң зуры – 4780 грамм.  Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 46 яшь.

 Гаилә... Бу сүздән күпме җылылык бөркелә. Гаилә кеше трмышының нигезе ул.  Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булып торды. Анын төп бурычы - балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү!


24
июль, 2016 ел
якшәмбе

    Полянка халкы өчен авыл бәйрәме көтеп алган күннле вакыйга булды, кешеләр рәхәтләнеп ял иттеләр, күнел ачтылар.

Мәсәлән, балалар өчен махсус мәйданчык эшләде, батут урнаштырдылар, ә яраткан әкият геройлары балалар белән төрле уеннар, конкурслар уздырдылар. Теләгән кеше шашлык белән сыйланды, сәүдә эшләп торды.

2016 елның 24 июль көнендә Түбән Кама Муниципаль районы Кармалы авыл җирлегендә авыл алдынгыларына багышланган бәйрәм уткәрелде.

 2016 нчы елның 23 нче июль көнендә Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында яшәүче Минзада Ильяс кызы Хурамшина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Минзада әби 5 бала тәрбияләп үстергән, 7 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International