Психолог яшь парларга гаиләдә ничек иминлек саклап калу турында сөйләде.
1 минут эчендә туган кыз балаларга Аделина һәм Алина исемнәре бирелде.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Плетневлар гаиләсе үзләренең олы бәйрәмнәрен, алтын туйларын үткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыларга җылылык һәм бәхет чаткыларын сирпеп алар 50 ел бергә матур, тату гомер иткәннәр.
Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.
Соңгы елларда юкка чыгуга дучар булган кече авылларны торгызуга зур игьтибар бирелә. Азнакай районының ЗАГС бүлегендә эшләп килүче “Пар канатлар” клубын җитәкләгән Лена Мөхтәр кызы да моңа зур өлеш кертә. Бетүгә йөз тоткан Чалтаймас, Сабантуйга авылдашлар һәм бәйрәм кунакларын үзенә җыйды. Бу бәйрәмдә гаилә кыйммәтләренә аеруча игьтибар бирелде. Бүгенге көндә күпләргә үрнәк булып яшәгән 5 гаиләне юбилейлары белән котладылар, яңа туган 3 сабыйның әти-әнисе, якыннары да хөрмәт-игьтибарга күмелде. Авылның ишле балалы, ныклы нәселле, күркәм гаиләләре турында бик күп сөйләнде һәм аларга карата район җитәкчеләрегенең кайнар котлаулары яңгырады.
Юбилярны котларга Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Тәтеш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев килделәр.Прасковья Филипповнага район Башлыгы һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлауларын, шулай ук чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырдылар.
2016 елның 27 июлендә Буа районы Боерган авылында яшәүче Лидия Федор кызы Чашкина үзенең олы юбилеен билгеләп үтте. Лидия апа үзенең яшенә карамастан да, һәрвакыт көләч, шат күңелле. Лаеклы ялга ул үзенең “Гигант” колхозыннан китә.
27 июль көнне Югары Ослан муниципаль районы Вахит авыл җирлегендә Фəйзуллиннар гаиләсе Фəйзрəхмəн улы Анвəр һәм Шəгиəхмет кызы Сəния 60 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Авылда үрнәк гаиләләр бик күп. Бу бәйрәмдә пар канатлы, 15 ел бергә яшәүче, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр кунакта булды. Алар –Хәмитовлар Илшат Илһам улы һәм Кадрия Илдар кызы, һәм Сәләховлар Ришат Илдус улы һәм Гөлсинә Юныс кызы.
Баулы районында туып үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Әгъзәметдин Шамсетдин улы Зиянгиров 90 яшьлек юбилеен билгәләп үтте.
Зиянгировлар гаиләсе үрнәк гаилә, Әгъзәметдин абый тормыш иптәше Әминә апа белән 65 елдан артык матур гаилә булып яшәгәннәр, өч бала тәрбияләгәннәр. Бүгенге көндә аларның өч оныгы һәм дүрт оныкчыклары бар.