ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2016 ел
якшәмбе

    Районыбызның "Биш бармак” командасының әгъзасы һәм Яруллиннар композиторлары исемендәге сәнгать  мәктәбенең бию буенча укытучысы үз мөнәсәбәтләрен теркәделәр. Яшь кешеләр эшче яшьләр фестивальендә танышканнар. Туй тантанасы узу белән, инде яңа туган гаилә ял базасына юл тотачак.


30
июль, 2016 ел
шимбә

      2016 елның 30 июль көнендә “ Юнона” булачак гаилә мәктәбе” проекты кысаларында Түбән Кама муниципаль районы никахлашу Сараенда чираттагы, Түбән Кама ГХАТ идарәсе һәм “Эйдос” психологик-педагогик үзәге арасында эшләнгән, дәрес узды.

2016 елның 30 июль көнне ТР Балтач МР ГХАТ бүлегендә  тантаналы рәвештә йөзенче парның - Шәрәпов Рәмзил Раиф  улы белән Әхмәдиева Люция Тәлгать кызының никахы рәсмиләштерелде. Яшьләрненең гомер юлларында булган шушы кабатланмас, шатлыклы һәм бәхетле вакыйгалары белән котлыйбыз, хәерле озын гомер, тигез мәхәббәт, өметле киләчәк телибез.

Апас Татарстан Министрлар Кабинеты игълан иткән “Чиста яр” акциясендә актив катнаша.  Район үзәгендәге барлык оешма-предприятиеләр “десанты” Апас тавы итәгендәге сусаклагыч буа ярларын чистарту өмәсендә катнашты.


29
июль, 2016 ел
җомга

Актанышта сәфәрдә Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән вәкилләр, Таджикстан, Австралия, Беларусь, Польша, Казакъстан, Төркмәнстаннан 10 кунак катнашты. Барлыгы 150 ләп делегат  5 төркемгә бүленеп авыллар белән танышырга чыкты. “Безнең максат – бу җирлектәге йолаларны, татар халкының яшәешен өйрәнү, танылган шәхесләрен барлау һәм авыл туризмы өлкәсендә чаралар уздыру”, - дип белдерде Кадрия Идрисова. Оешма вәкилләре беренче көнне Актаныш район үзәгендә сәяхәт итте, андагы халыкның көнкүреше белән танышты, татар гимназиясендә булды. Район ЗАГС бүлегендә тантаналы бала теркәү мизгелен карады.

   Пенсия идарәсе начальныгы И.А.Большакова 6 анага дөрес куллану теләге белән сертификатлар тапшырды. Гаиләдә икенче бала булып туган сабый Степанның әтисе Максим Барышников туу турында таныклык алды.ЗАГС бүлеге начальныгы Л.М.Дианова Тәтеш  муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов  котлавын укыды hәм ата – аналарга бүләкләр тапшырды.

     Лениногорск шәһәренең 11 нче урта белем бирү гимназиясендә мәктәп яны лагеренда ял итүче балаларны ГХАТ бүлеге экскурсиягә чакырып, аларга бу матур бинада тантаналы рәвештә язылышу, бала тууны теркәү, юбилярларны котлау тантаналары үткәрелү белән бергә иң җаваплы эшләр башкарылуы турында сөйләделәр. Балалар бүлекнең эшчәнлеге, бүгенге һәм кулдан язылган акт китаплары белән таныштылар. Шулай ук яшь кунакларыбыз, Лениногорск шәһәренең күренекле фотографларының инде менә берничә атна дәвамында Язылышу сарае бинасында күргәзмәдә торган фоторәсемнәрен дә карап үттеләр.


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Туристлар иң әһәмиятле архитектура корылмаларын карадылар.

Бөгелмә шәһәре балалар паркында инде дүртенче тапкыр “Кечкенә спринтер – 2016” күкрәк сабыйлары узышы булды. Мондый тамашаны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә карамыйча кала алмады.

      2016 елның 28 нчы июль көнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 5 ел бергә гомер иткән Исаевлар Ольга Александр кызын белән Максим Валерий улы хөрмәтләү тантанасы үтте. Юбилярнарга шушы көннең якты истэлеге итеп почетлы акт һәм бүләк тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International