Бөгелмә шәһәре балалар паркында инде дүртенче тапкыр “Кечкенә спринтер – 2016” күкрәк сабыйлары узышы булды. Мондый тамашаны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә карамыйча кала алмады.
Бу көнне балалар паркы күңелле шау-шу белән тулып торды. Нәни узышчыларның остазлары – аларның әти-әниләре сабыйлар тормышындагы беренче узышка аларны ныклап әзерләгәннәр. Стимул биреп тору өчен нинди генә уенчыклар, ачык төсләрдәге рәсемнәр, гаджетлар юк иде монда. Узыш нәтиҗәләре буенча өч яшь аермалыкларындагы 6 метрлы дистанцияне иң кыска вакытта узган җитезләр билгеләнде. Җиңүчеләр медаль һәм истәлек бүләгенә лаек булды. Катнашкан һәр сабыйга диплом һәм бүләк тапшырылды.