2016 елның 30 июль көнендә “ Юнона” булачак гаилә мәктәбе” проекты кысаларында Түбән Кама муниципаль районы никахлашу Сараенда чираттагы, Түбән Кама ГХАТ идарәсе һәм “Эйдос” психологик-педагогик үзәге арасында эшләнгән, дәрес узды.
“Эйдос” үзәге психологик ярдәм бүлеге урынбасары Эльвира Нуртдинова яшь парлар белән әңгәмәгә кереп, хәзерге яшьләр арасында гаилә кануннарын, аларның мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләрен пропагандалау һәм популярлаштыру, яшәү рәвешен ныгыту һәм устерү турында сүз алып барды.
Катнашучылар “Гаиләдә үз-үзеңне тоту” тренингында актив булдылар. Элеге семинарлар һәм тренинглар яшь парларга гаилә мөнәсәбәтләренең, гаилә институтының мәһимлеген аңларга мөмкинлек бирә.