Апас Татарстан Министрлар Кабинеты игълан иткән “Чиста яр” акциясендә актив катнаша. Район үзәгендәге барлык оешма-предприятиеләр “десанты” Апас тавы итәгендәге сусаклагыч буа ярларын чистарту өмәсендә катнашты.
-Яшьләрнең, гаиләләр, Апас кунакларының бәйрәмнәр, туган көннәрен бу сусаклагыч ярында үткәрергә яратуы мәгълүм. Үз табыннарыннан соң утырып ял иткән җирләрен җыештырып калдырырга, табигатьне пычратмаска да өйрәнергә вакыт инде үзләренә,-диделәр өмәгә килүчеләр. Беренче өмәдә 1 тоннага якын чүп-чар җыелды һәм ТБО полигонына илтелде.