ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2016 ел
сишәмбе

      2016 елның  2 нче август Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 5 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Руслан Газизов – 30 июль көнендә дөнья күрде.

Кызган җәйнең уртасында, Азнакай шәһәренең төп мәйданында, ЗАГС бүлеге һәм мәдәният бүлеге белән берлектә бик матур чара - "Коляскалар Парады" үткәрелде. Бу гаилә бәйрәменең гаҗәеп һәм искиткеч гаять модалы форматы. Яшь ата-аналар үз куллары белән балалар коляскасын төрле жанрларга әйләндереп, бәйге әгъзаларына тәкъдим иттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар  уңай эмоцияләр белән таралышты.

Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. 1 август көнендә Буа районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы беренче пар игезәкләрне теркәделәр. Хайбуллиннар гаиләсендә туган кызларга Альсина  һәм Айсылу дип исем куштылар.  ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле яшь әнигә туу турында таныклык тапшырдылар, балалар тәрбияләүдә уңышлар һәм сабырлык, ә нәниләргә ныклы сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләделәр.


1
август, 2016 ел
дүшәмбе

1 август көнне Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Лоханов П.Н., Сөйки авыл җирлеге башлыгы Никитин В.П.. һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары социаль мәсьәләләр буенча Сороковнина Е.В. Федькова Евдокия Александр кызын  95-яшьлек юбилее белән котладылар.

Евдокия Александр кызына истәлекле бүләкләр һәм Россия Президенты В.В. Путинның котлавын кабул итте.

 1 августта 35 нче тапкыр яшь апаслыларга паспорт бирелде. Бүген бу чара яңа форматта үтте. 20 егет һәм кыз бу көнне район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин кулыннан тәүге документлар алды.

2016 елның 1 август көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә инде гадәткә кергән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе башланып китте.

Ул Баулы шәһәренең төньяк-көнбатыш өлешендә, Татарстан урамында урнашачак. Сквер ике өлештән торачак – анда  тыныч ял өчен зона һәм төрле чаралар уздыру өчен дә урын булачак.

       1926 елның 1 августында Мамадыш районы Катмыш авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында тормышның ачысын-төчесен татып, авыр тармакларда хезмәт куйган тыл ветераны Сабирова Гандәлиф Әхмәтҗан кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


31
июль, 2016 ел
якшәмбе

     Үз мөнәсәбәтләрен теркәргә килгән беренче пар Мамадыш районының Урта Сөн егете Сәлимов Нәфис Минсур улы белән Казан шәһәре кызы Сәйфуллина Айзилә Фәрит кызы. Яшьләр бер-берләрен белеп һәм сынап, дүрт озак еллар очрашулардан соң гына кавышырга уйлыйлар.

Апас районы Әлмәндәр авылында гомер итүче Вәгизә әби Шиһапова бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев юбилярны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев та изге теләкләрен ирештерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International