1926 елның 1 августында Мамадыш районы Катмыш авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында тормышның ачысын-төчесен татып, авыр тармакларда хезмәт куйган тыл ветераны Сабирова Гандәлиф Әхмәтҗан кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул бүгенге көндә бердәнбер кызы Голмира тәрбиясендә кадер-хөрмәттә, чиста, пөхтә йортта яши.
Юбилей уңаеннан Гандәлиф апага Катмыш авыл жирлеге башкарма комитеты сәркатибе Мирсатова Алсу Гараф кызы Россия Президентының Котлау хатын, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов исеменнән Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.