Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” дигән хәйрия акциясенә башлангыч салды

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

     2016 елның 1 август көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә инде гадәткә кергән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе башланып китте.

    Акциянең төп максаты нидән гыйбәрәт? Беренче чиратта хәйрия аша җәмгыятьтә имин булмаган гаиләләр санын киметү. Һәм әлбәттә мохтаҗ булган сабыйларга матди ярдәм күрсәтү.

    ГХАТ идарәсенең хезмәткәрләре, балалар өчен уку әсбаплары алып килеп, беренчеләрдән булып әлеге акциягә өлеш керттеләр.

    “Әлеге форсаттан файдаланып һәрберебез ярдәмгә мохтаҗ булган балаларга менә дигән бәйрәм бүләк итә алабыз”, - дип билгеләп үтте ГХАТ идарәсенең башлыгы Бэлла Махотина.

     Август аеның ахырына кадәр һәр теләк белдергән кеше мохтаҗ укучы баларга яңа уку елына кирәк-яракларны җыюда ярдәм итә ала. Моның өчен дәфтәр, китап, каләм, букча кебек әйберләрне түбәндәге адрес буенча тапшырып була: Түбән Кама шәһәре, Яшлек урамы, 6Б йорты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International