1 августта 35 нче тапкыр яшь апаслыларга паспорт бирелде. Бүген бу чара яңа форматта үтте. 20 егет һәм кыз бу көнне район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин кулыннан тәүге документлар алды. Тантана вакытында сораулар викторинасы үткәрелде, видеофильм карадылар, район паспорт хезмәте яңалыклары белән таныштылар. Яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен җыйнак кына концерт үтте, район хакимияте әзерләгән бүләкләр алдылар.