ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

4 августта Алабугада Куличковлар гаиләсе 50 еллык юбилей тантанасы уздырдылар. Тормыштагы барлык авырлыкларны бергә җиңеп чыкканнар. ЗАГС бүлеге хезмәткәре Е.Семенованың тантанасына килеп, мактау кәгазе тапшыруы алар өчен куңелле сюрприз булды.

Өйдән чыгып яр астына төштең исә чишмә челтерәве ишетелә. Үз тырышлыгы белән матурлаган чишмә янына килеп, аның белән серләшергә, аның агышын тыңларга гадәтләнде Илгизәр абый. Саф сулы, үзгә моң белән агучы чишмә белән аның яшәешендә дә уртаклык бар кебек. Сарман районы Иске Кәшер авылында яшәүче Зарипов Илгизәр абый һәм Дәрья апа хилафлык кылмый, 48 ел бергә матур гомер кичерделәр. Туган илгә эшчән, әхлаклы уллар-кызлар үстерделәр.  Бүген бергәләшеп, оныклары белән чишмәләр тарихын өйрәнүне шушы чишмәдән башладылар.


3
август, 2016 ел
чәршәмбе

       Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда никахлашуга гариза биргән парлар белән атна саен әңгәмәләр үткәрелә.

         Табиблар һәм психологлар белән бергә ГХАТ идарәсе белгечләре яшьләргә файдалы киңәшләр бирәләр - ничек сау-сәламәт балалар тудырып үстерергә, гаилә тормышында ярамлык булуын ныгытырга, конфликтларны юк итергә һәм бүтән кирәкле киңәшләр.

     Аның бөтен тормышы саннар, исәп, санау. Әмма, мөгаен, беренче тапкыр ул бераз аптыраштадыр алардан. 90! Әллә, аңа бүген шулкадәр ел тулды. Тамара Владимир кызы Антонова, якынча илле ел район кулланучылар җәмгыятендә бухгалтер вазыйфасында эшләгән, бүген юбилеен билгеләп үтә.

50 һәм 60 ел бергә гомер иткән парлар гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән котлаулар кабул итәргә һәм бүләк алу өчен килделәр.

Китапта автор үзенең гаилә тарихын чагылдырган. Колбай Морасада туып үсеп, башта Иске Әлмәттә, соңрак Үзбәкстанда агроном булып хөзмәт куйган Җәүдәт Габбас-улы җирле типографияләрнең берсендә бастырылган китабында үзе һәм гаиләсенең тормыш һәм хезмәт юлын, нәсел җепләрен барлый, гыйбрәтле вакыйгаларны искә ала.”Китабымны үткән елда вафат булган тормыш иптәшем Сәҗидә Вәлимәрдан кызына багышлап яздым.Балаларыма һәм туганнарыма истәлек булсын, нәсел тамырларын белеп яшәсеннәр”, - ди автор үзе.


2
август, 2016 ел
сишәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераны, Кама Тамагында яшәүче Николаев Матвей улы Николайга 90 яшь тулды. Аны бу олуг юбилее белән котларга Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Лоханов Павел Николаевич килде.

Әлеге күркәм дата уңаеннан аңа Кама Тамагы МР башлыгы Павел Лоханов РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.

Татар карчыкларына хас чиста, пөхтә киенгән Бибисара әби безне капка төбендә үзе каршылады. Өлкән яшьтә булуына карамастан һәр җирдә пөхтәлек, тәртип күзгә ташлана.

2 август көнне, Теләче районы Сауш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сираҗетдинов Рифкать Мифтахетдин улына 90 яшь тулды.

Аны олугъ юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова, балалары, туганнары тәбрикләде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды.

2 августта Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Советы бүлекләре начальниклары, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территория бүлекчәләре җитәкчеләре белән киңәшмә- планерка үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International