Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә тантаналы гаилә тормышы юбилярларys хөрмәтләү тантанасы узды

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

50 һәм 60 ел бергә гомер иткән парлар гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән котлаулар кабул итәргә һәм бүләк алу өчен килделәр.

 

Алтын һәм бриллиант туй –үзара аңлашу, ышаныч саклап кала алган,  лаеклы балалар тәрбияләп оныкларына сөенеп яшәүче парлар өчен тантаналы вакыйга.

Нәкъ менә аларның балалары һәм оныклары да әлеге тантанада катнашты. Аларның кайберләре әби-бабайлары үрнәге нигезендә үзләре дә никахка  керергә әзерләнә.

Тантанадан соң юбилярлар "Казан" гаилә Үзәгенең күзәтү мәйданчыгында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International