Миномётчы Рифкать абыйга 90 яшь. Тәбриклибез!

2016 елның 2 августы, сишәмбе

2 август көнне, Теләче районы Сауш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сираҗетдинов Рифкать Мифтахетдин улына 90 яшь тулды.

Аны олугъ юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова, балалары, туганнары тәбрикләде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды.

Рифкать абый Казанда туа. 1943 елның 4 ноябрендә киттем мин фронтка”, - ди Рифкать ага.

Ул 1946 елга кадәр Икенче Белоруссия фронтында миномётчы булып хезмәт итә. Аннан соң Мәскәүдә җиде ел парад дивизиясендә хезмәт куя. 1953 елда Казанга кайта. Сауш авылы кызы Лена белән кавышып, гаилә коралар.

Рифкать абый – иҗади шәхес. Ул элегрәк картиналар ясау белән мавыккан. Аннан соң шәмаиллар ясаган. “Бер дә иренмәдем, эшләгән эшемнән тәм табып яшәдем”, - ди ветеран. Бүген исә һәр яңа туган көнгә сөенеп гомер итә ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International