Нурлат районының Әлмәт авылы тарихчысы Җәүдәт Хәйруллинның яңа китабы дөнья күрде

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Китапта автор үзенең гаилә тарихын чагылдырган. Колбай Морасада туып үсеп, башта Иске Әлмәттә, соңрак Үзбәкстанда агроном булып хөзмәт куйган Җәүдәт Габбас-улы җирле типографияләрнең берсендә бастырылган китабында үзе һәм гаиләсенең тормыш һәм хезмәт юлын, нәсел җепләрен барлый, гыйбрәтле вакыйгаларны искә ала.”Китабымны үткән елда вафат булган тормыш иптәшем Сәҗидә Вәлимәрдан кызына багышлап яздым.Балаларыма һәм туганнарыма истәлек булсын, нәсел тамырларын белеп яшәсеннәр”, - ди автор үзе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International