Баулыда гашыйклар скверы төзелә

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Ул Баулы шәһәренең төньяк-көнбатыш өлешендә, Татарстан урамында урнашачак. Сквер ике өлештән торачак – анда  тыныч ял өчен зона һәм төрле чаралар уздыру өчен дә урын булачак.

Сквер уртасына мәңгелек тормышны символлаштыручы чыршы агачы утыртылачак. Анда баулылылар Яңа ел чараларына да җыелырлар дип көтелә.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен киң пандуслар кую күздә тотыла.

Туй кортежлары өчен аерым парковка төзелә. Яшь парларга каен аллеясы аша үтеп скверда фотога төшәргә, LOVE хәрефләреннән торган тимер конструкциягә йозак элергә мөмкинлекләр тудырылачак.

Сквер тантаналы рәвештә 27 августа Шәһәр көнендә ачылачак дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International