Актанышта сәфәрдә Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән вәкилләр, Таджикстан, Австралия, Беларусь, Польша, Казакъстан, Төркмәнстаннан 10 кунак катнашты. Барлыгы 150 ләп делегат 5 төркемгә бүленеп авыллар белән танышырга чыкты. “Безнең максат – бу җирлектәге йолаларны, татар халкының яшәешен өйрәнү, танылган шәхесләрен барлау һәм авыл туризмы өлкәсендә чаралар уздыру”, - дип белдерде Кадрия Идрисова. Оешма вәкилләре беренче көнне Актаныш район үзәгендә сәяхәт итте, андагы халыкның көнкүреше белән танышты, татар гимназиясендә булды. Район ЗАГС бүлегендә тантаналы бала теркәү мизгелен карады.