2016 елның 27 июлендә Буа районы Боерган авылында яшәүче Лидия Федор кызы Чашкина үзенең олы юбилеен билгеләп үтте. Лидия апа үзенең яшенә карамастан да, һәрвакыт көләч, шат күңелле. Лаеклы ялга ул үзенең “Гигант” колхозыннан китә. Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хатын үзенең биш баласын аякка бастыра. Юбилярны котларга Буа районы урынбасары, Буа районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе, балалары, күршеләре һәм башкалар килделәр, озын гөмер, исәнлек теләп калдылар.