Кичә "Казан" гаилә Үзәгендә Уфа шәһәренең бәхетле яшәү рәвеше фәнни-тикшеренү институты директоры Вил Хабабутдин улы Гарифуллин мастер-класс үткәрде.

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Психолог яшь парларга гаиләдә ничек иминлек саклап калу турында сөйләде.
Вил Гарифуллин "Безнең бәхетле гаилә" исемле үз китап проектын тәкъдим итте. Ул аны парларга  уртак тормыш юлындагы иң яхшы мизгелләрне язып бару өчен кулланырга тәкъдим итә. Мондый китап гаиләдә сакланачак һәм буыннан-буынга тапшырылачак. Моннан тыш, бу китап парларга аларның гаиләсе ни хакына төзелгәнне истә тотарга, гайләдә тынычлык һәм татулык саклап калырга булыша. Очрашуга килүче парларга әлеге китап бүләк итеп бирелде.
Вил Гарифуллинның чираттагы мастер-классы 24 август көнне 18.00 сәгатьтә узачак. Алдан язылу өчен телефон: 268-38-77, 268-38-02.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International