Соңгы елларда юкка чыгуга дучар булган кече авылларны торгызуга зур игьтибар бирелә. Азнакай районының ЗАГС бүлегендә эшләп килүче “Пар канатлар” клубын җитәкләгән Лена Мөхтәр кызы да моңа зур өлеш кертә. Бетүгә йөз тоткан Чалтаймас, Сабантуйга авылдашлар һәм бәйрәм кунакларын үзенә җыйды. Бу бәйрәмдә гаилә кыйммәтләренә аеруча игьтибар бирелде. Бүгенге көндә күпләргә үрнәк булып яшәгән 5 гаиләне юбилейлары белән котладылар, яңа туган 3 сабыйның әти-әнисе, якыннары да хөрмәт-игьтибарга күмелде. Авылның ишле балалы, ныклы нәселле, күркәм гаиләләре турында бик күп сөйләнде һәм аларга карата район җитәкчеләрегенең кайнар котлаулары яңгырады.