Бөек Ватан сугышы ветераны юбилеен билгеләп үтте

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Баулы районында туып үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Әгъзәметдин Шамсетдин улы Зиянгиров 90 яшьлек юбилеен билгәләп үтте.

Зиянгировлар гаиләсе үрнәк гаилә, Әгъзәметдин абый тормыш иптәше Әминә апа белән 65 елдан артык матур гаилә булып яшәгәннәр, өч бала тәрбияләгәннәр. Бүгенге көндә аларның өч оныгы һәм дүрт оныкчыклары бар.

           Сугыш елларында Әгъзәметдин абый күпсанлы медальләр һәм орденнар белән бүләкләнә. 40 елдан артык нефть тармагында эшли, казанышлары өчен анда шулай ук грамоталарга ия бүла.

Юбилярны тәбрик итәргә балалары, якыннары һәм район җитәкчеләре килгән иде. Аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы  һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International