Биектау районының Алат мәдәният йортында бәллүр туйларын билгеләп үтүчеләр белән музыкаль кичә үткәрелде

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

          Авылда  үрнәк  гаиләләр  бик  күп.  Бу бәйрәмдә  пар  канатлы,  15 ел бергә яшәүче, бер-берсен кайгыртып, яратып,  шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып  яшәүче иң матур гаиләләр кунакта булды. Алар –Хәмитовлар Илшат Илһам улы һәм Кадрия Илдар кызы, һәм Сәләховлар Ришат Илдус улы һәм Гөлсинә Юныс кызы.  Һәр  нәсел үзенең чыгышларын  искиткеч матур, эчтәлекле итеп әзерләде,  аларның нәсел шәҗәрәләре һәм презентацияләре күрсәтелде.  Сәхнәдә  чыгышлар ясалды, биюләр, җырлар,  матур  скетчлар   күрсәтелде.

     Гаиләләргә  бәллүр  бүләкләр  тапшырганда, киләчәк тормышлары да  шундый ук чиста һәм үтә куренмәле булуларын теләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International