27 июль көнне Югары Ослан муниципаль районы Вахит авыл җирлегендә Фəйзуллиннар гаиләсе Фəйзрəхмəн улы Анвəр һәм Шəгиəхмет кызы Сəния 60 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.
60 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге белгече Татьяна Киселева юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Юбилярлар исеменә Вахит авыл җирлеге башлыгы Альберт Җəлəлетдинов җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары, туганнары да кушылдылар.