Баулы районында Югары Фоминовка авылында яшәүче Рәйсә Борис кызы Лихачёва 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2016 елның 26 июле, сишәмбе

Сугыш вакытында, яшь булуына карамастан, ул бик күп эшли. Әнисе белән бергәләп траншея казый, басуда хезмәт итә, колхоз мал-туарын карый. Соңгы хезмәт елларын авыл мәктәбенә багышлый. Бүгенге көндә Рәйсә апа үзен иң бәхетле кеше дип саный, чөнки ул балалары, оныклары һәм оныкчыклары җылысын тоеп яши. Юбилярны район җитәкчелеге, хезмәттәшләре, балалары, оныклары котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International