2016 елның 25 июлендә Мөслим муниципаль район Советының утырышлар залында атналык киңәшмә булып узды, авыл җирлекләре өчен ул видеоконференция режимында үтте.
Киңәшмәдә муниципаль район Башлыгы Рамил Муллин Иске Карамалы авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Әһлеева Илсөяр Мөдәрис кызына җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Илсөяр Әһлеева, озак еллар җирле үзидарә органнарында эшләгәннән соң, лаеклы ялга чыкты.