Казанлылар үз балаларына Хаким, Иоанна, Ляля, Мирэль, Афина, Габриелла, Лев исемнәрен бирделәр.

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 542 сабый теркәлде: 289 малай һәм 253 кыз. Иң кечкенә бала 600, ә иң зуры – 4780 грамм.  Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 46 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр Карим, София, Амина, Ралина, Зиля, Арина, Радмир, Артур, Мария. Сирәк очрый торган исемнәр Хаким, Иоанна, Ляля, Мирэль, Риназ, Замира, Таир, Афина, Габриелла, Лев, Савелий.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 379 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 17 ел, иң олы кияүгә – 61, каләшкә – 64 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International