25 июльдә Апас районы Иске Йомралы авылында Хәлим Шәйхелислам улы һәм Миннекафия Шәрәфи кызы Әхмәдуллиннар үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. 55 елдан артык гомер итеп бер-берсенә хөрмәт, кадер һәм тугрылык саклап калганнар, үрнәк гаилә булып торалар. Алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер онык-оныкчыкларына куанып яшиләр. Район башлыгы исеменнән юбилярларга шәл, түбәтәй һәм рәхмәт хаты тапшырылды.