45 ел бергә

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

 Гаилә... Бу сүздән күпме җылылык бөркелә. Гаилә кеше трмышының нигезе ул.  Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булып торды. Анын төп бурычы - балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү!

 2016 нче елның  24 нче июль көнендә Саба муниципаль районы Керәнне авылында Сафиннар гаиләсе үзләренең 45 ел бергә яшәүләрен билгеләп үттеләр. Алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр, 6 оныклары бар. Әлфирак Сафин гомере буе колхозда тракторист булып эшли. Нурия апа Сафина төрле эшләрдә эшли. Менә кырык биш ел инде алар иңне-иңгә куеп, тормыш авырлыкларына бирешми, балалар тәрбияләп, оныклар үстерешеп матур гомер кичерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International