Авыл көннәре дәвам итә

2016 елның 24 июле, якшәмбе

    Полянка халкы өчен авыл бәйрәме көтеп алган күннле вакыйга булды, кешеләр рәхәтләнеп ял иттеләр, күнел ачтылар.

Мәсәлән, балалар өчен махсус мәйданчык эшләде, батут урнаштырдылар, ә яраткан әкият геройлары балалар белән төрле уеннар, конкурслар уздырдылар. Теләгән кеше шашлык белән сыйланды, сәүдә эшләп торды. Бу көнне авылның хезмәт алдынгылары игүтибар үзәгендә булды. Алексей Семенов, Павел Токарев, Евгений Конантьев тырыш хезмәтләре белән мактала. Шулай ук быел никах юбилейларын билгеләп үтуче гаиләләр, яңа өйләнешкән парлар (Никифоровлар, Чекалиннар), нәниләре туган гаиләләрне Полянка авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина җылы котлады.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International