Юбилей белән!

2016 елның 24 июле, якшәмбе

 2016 нчы елның 23 нче июль көнендә Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында яшәүче Минзада Ильяс кызы Хурамшина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Минзада әби 5 бала тәрбияләп үстергән, 7 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Аны юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин М.М., Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Н., балалары, якыннары, туганнары килгән иде. Һәркайсы Минзада әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International